Якташларыбыз Гәрәй Рәхим исемендәге төбәкара бишенче фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, призлы урыннар белән кайттылар
Бу конференциядә ике якташыбыз катнашты.
“Якташ язучыбыз Гәрәй ага Рәхимнең иҗатын үстерү, киләчәк буыннарга да зур мирас итеп калдыру, керәшен мәдәниятен өйрәнү максатыннан үткәрелүче конференциянең зур әһәмияте бар дип саныйм”, - ди Федотовка мәктәбе укытучысы, мәктәптәге “Мирас” туган як музее җитәкчесе Александр Григорьев.
Ул күптән түгел Казанда узган Григорий Родионов исемендәге “Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре” дигән төбәкара бишенче фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашып, призлы урын белән кайтты.
Конференция Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узган. Конференция Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, Григорий Родионовның (Гәрәй Рәхим) әдәбиятта калдырган мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан, укытучылар, тәрбиячеләр, педагоглар арасында оештырылды. Конференциягә Г. Рәхимнең 80 еллыгы уңаеннан нигез салынган булган.
Федотовкадан Александр Григорьев мәктәптәге музейда Гәрәй Рәхимгә багышланган әдәби почмак турында сөйләгән, истәлекләр белән бүлешкән. “Гәрәй Рәхим авылыбызны онытмыйча, мөмкинлеге булган саен кайтып йөрергә тырышты. Безгә бик күп олы шәхесләр белән очрашулар оештырырга ярдәм итте ул. Язучы үзе исән чагында иптәш-кардәшләре белән еш кайта иде. Шул чаралардан музей фондында истәлекле язмалар, фотосурәтләр, кулъязмалар саклана. Бер сүз белән әйткәндә, Гөргөри дәдәй Казан белән Федотовка арасында әдәби дуслык күперен нык итеп салды. Үзенең һәм каләмдәшләренең әдәби мирасы белән ихластан бүлеште”, - дип үз чыгышында сөйләде Александр Григорьев.
Александр Григорьев конференциянең “Идел буе халыклары: уртак бизәкләр,мәдәният, йола-гадәтләр” секциясендә 3нче урынга лаек булды.
Әлеге конференциядә шулай ук Г.Рәхимнең авылдашы, композитор, шагыйрә Людмила Аланлы да катнашты. Якташы Григорий Родионов сүзләренә үзе көй язган җырны башкарды. Людмила шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле уку секциясендә 1нче урынны алды.
Язма тулысынча «Заман сулышы» газетында 11 апрель санында була.
фотолар: https://vk.com/album-196155235_306704809
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев