Якташыбыз, шагыйрь Таһир Шәмсуаров истәлек медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз, шагыйрь Таһир Шәмсуаров истәлек медале белән бүләкләнде

Таһир Шәмсуаров - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, танылган шагыйрь, Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Чишмә» әдәбият-иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

Таһир Шәмсуаровны Лениногорск-Шөгер төбәгендә генә түгел, Татарстанда да беләләр, хөрмәт итәләр. Таһир абый татар әдәбиятын үстерүгә өлеш кертә, берсеннән-берсе мәгънәле шигырьләр язып, халыкның күңел байлыгын арттыра, киләсе көннәргә ышаныч-өмет уята. Һәр әдәби-иҗади чараларда катнаша. Үзе яши торган – Мөэмин-Каратай авылында да зур эш башкара. Яшь буынга әдәбиятның матурлыгын аңлата, яшь каләм ияләрен ачыклауда ярдәм итә.  Шушы хезмәтләре өчен  Габдулла Тукайның 140 еллыгына уңаеннан чыгарылган истәлек медале белән бүләкләнде. 

Истәлек медален Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр тапшырды. Ул Таһир Шәмсуаров иҗат иткәндә, Лениногорск төбәгендә иҗат чишмәсе саекмас дип белдерде. 

Р. Мостафина фотосы


Нет комментариев