Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь лениногорскилыларны яшь армияче сафларына кабул иттеләр

Ватанга тугры булырга, батырлык традицияләре буенча атларга, иптәшеңә ярдәм кулы сузарга, укуда һәм спортта уңышларга ирешергә, көчсезләрне якларга, геройлар истәлеген сакларга – “Яшь армия” сафларына кабул ителүче укучыларның биргән антлары.


Лениногорскиның Балалар иҗат йортында «Яшь армия» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына 50 укучыны тантаналы төстә кабул итү узды. Чара Россия Федерациясе Герое – Дамир Исламов истәлеге көненә багышланды.

“Яшь армия” сафларына элек кушылган һәм яңа кабул итәргә әзер торган укучыларны Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин сәламләде. “Юнармия” хәрәкәтенең – чын патриотлык мәктәбе булуын билгеләп үтте. “Хәрәкәтнең уставына тап төшермәскә, гамәлләрегез, адымнарыгызны алдан уйлап эш итәргә”, - диде ул.

Отставкадагы подполковник Илья Мишинның көр тавыш белән үз иле өчен, үз Ватаны өчен горурланып сөйләве укучыларны битараф калдырмагандыр. Ул укучыларны яшь армиячеләр сафына кабул итү белән котлады. Чын патриотлар булып үсүләрен, укуларында уңышлар теләде.

 “Яшь армия” сафларына кабул ителүчеләргә таныклык һәм значоклар тапшырдылар.

“Яшь армия”нең җирле штабы начальнигы Светлана Федянина әйтүенчә, хәрәкәт Лениногорскида 2016 елда барлыкка килгән. Бүгенге көндә анда 400дән артык укучы исәпләнә. “Хәрәкәтнең төп максаты - яшьләрдә әтиләренең һәм бабаларының батырлыклары белән горурлык хисе тудыру һәм Ватанга хезмәт итәргә әзерләү. Хәрәкәткә 8 яшьтән 18 яшькәчә кадәр укучылар кушыла ала. Моның өчен физик яктан әзерлекле, үз илеңнең патриоты булырга кирәк. Барлык уку йортларында да яшь армиячеләр отрядлары булдырылган, аларда патриотик эш актив алып барыла, Батырлык дәресләрендә яшь армиячеләр Лениногорск геройлары, аларның батырлыклары турында сөйлиләр, строй һәм җыр смотрларында катнашалар”, - ди Светлана Федянина.

 

Ильмира Гареева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев