Иске Иштирәк мәктәбе укучылары белән юл иминлеге хакында сөйләштеләр
Мәктәпнең актлар залында очрашу үтте.
Иске Иштирәк мәктәбенә "Юл хәрәкәте иминлеге" учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Кирдянова Эльвира Сергеевна килде. Ул укучылар белән юлларда яктылык кайтаручы элементларны куллану, шулай ук самокатларда, питбайкларда, мотоциклларда һәм велосипедларда йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.
Мөһим сөйләшү башында Эльвира Сергеевна катнашучыларны Лениногорск районындагы юл-транспорт һәлакәте статистикасы белән таныштырды.
Аннары Эльвира Сергеевна белән узган елның җәендә шәһәр һәм районыбыз юлларында булган вакыйгаларның мисалларын карадылар. Кызганыч, бүген балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә юл кагыйдәләрне боза, бу еш кына фаҗигале нәтиҗәләргә китерә, диде Эльвира ханым.
Иске Иштирәк мәктәбе укчуылары белгечнең сорауларына дөрес җавап бирделәр. Ә очрашу азагында Эльвира Кирдянова «Юлда күренеп тор» темасына белешмәлек таратты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев