Иске Иштирәк мәктәбенең яшь экологларына Рәхмәт хаты
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәк мәктәбенең яшь экологларына Рәхмәт хаты

Укучылар тирә-якны саклауга өлеш кертә

Иске Иштирәк мәктәбенең биология укытучысы Рушания Галәветдинова җитәкчелегендәге 8 класс укучылары «Чистябрь- 2024» өмә конкурсында катнашулары өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Оештыручы -  «Чиста табигать үзәге 12-15» экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә коммерцияле булмаган автоном оешма.

Әлеге мәктәпнең яшь экологлары ел дәвамында төрле өмәләрдә катнашты, табигатьне саклау ягында тора алар.

 

фото: мәктәп сайтыннан


Нет комментариев