Керкәле авылында Запорожец автомобильләрендә узышлар үтәчәк
Авторалли - 2025
Менә берничә ел рәттән безнең районда «Бәкер» шифаханәсендә озак еллар баш табиб булып эшләгән Фаяз Ибраһимов истәлегенә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган ЗАЗ маркалы автомобильләр арасында кышкы ралли-спринг чемпионат уза.
Әлеге авторалли быел да 22 февральдә 10.00 сәгатьтә Керкәле авылында, Яңа авыл урамы артында үтәчәк.
Узган ел да бик мавыктыргыч үткән иде, җырчы Фирдүс Тямаев килде. Беренче урынны Валерий Васильев алды. Быел ничегрәк узар ? Монысын 22 февральдә күрербез.
фото: узган елгы узышлардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев