26-27 октябрьдә Казан федераль университетында «Мирасны саклап: Тел, тарих, мәдәният» бөтенроссия яшьләр конференциясе узачак. Катнашучылар Россиянең тел һәм мәдәни төрлелеген, тарихи һәйкәлләрне һәм хәтерне саклау турында фикер алышачаклар.
Конференция эше өч юнәлеш буенча оештырылачак. «Мирасны саклап: тел» секциясе Россия халыкларының дәүләт телен һәм телләрен үстерүгә, шулай ук кече телләрне саклауның дөньякүләм тәҗрибәсенә багышланачак. «Мирасны саклап: тарих» юнәлеше кысаларында һәйкәлләрне саклау, археологик тикшеренүләр, мирас өлкәсендәге законнар, археологик туризм һәм волонтерлык мәсьәләләре каралачак. "Мирасны саклап: мәдәният" секциясе этномәдәни белем бирүгә, миграция процессларына, милли сәясәткә һәм этноконфессиональ мәсьәләләргә кагылачак.
Катнашыргага студентлар, аспирантлар һәм яшь галимнәр чакырыла. Конференциягә турыдан-туры яки онлайн кушылырга мөмкин.
Оештыручылар булып Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге, Россия Фәннәр академиясенең Археология институты, Россия Фәннәр Академиясенең тел белеме институты, Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты тора.
татар-информ
Нет комментариев