Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кирлегәч командасы авыл яшьләре арасындагы волейбол ярышында җиңде

Районда авыл яшьләренең җыелышып волейбол бәйгесе үткәрүе – матур спорт традицияләренең берсе.

Волейбол турниры Ватанны яклаучылар көнендә Шөгердә узды.

Ярышларда районның 6 авыл командасы катнашты. Алар Шөгер, Иске Куак, Кирлегәч, Зеленая Роща, “Август-Лениногорск”, Иске Иштирәк командалары иде.

Аларның уенын өч кешедән торган хөкемдарлар-судьялар командасы бәяләде. Шунысын әйтергә кирәк, алар үзләре дә төрле авыл командалары составында  күптәннән ярышларда катнашып, волейбол осталары булып танылган уенчылар. Ә турнирның баш судьясы – Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов булды.

“Мондый спорт бәйгеләрен без ел саен, Ватанны саклаучылар көненә багышлап уздырабыз. Волейбол гына түгел, спортның башка төрләре буенча да ярышлар оештырабыз. Ә волейбол, хоккей, футбол, авыл яшьләре командаларының аеруча яратып уйнала торган спорт төрләре. Быелгы волейбол турнирында командалар арасында аеруча көрәш кискен булды. Барысының да җиңүгә омтылышы көчле иде. Аеруча беренче-икенче урыннарны алган Кирлегәч һәм Иске Иштирәк командалары барыбызны да киеренке халәттә тотты. Нәтиҗәдә, Кирлегәчләр җиңүче булды”,- ди Марс Хәсәнов.

Турнирда беренче урынны яулаган Кирлегәч командасы 8 уенчыдан тора. Аларны хәтта гаилә командасы дисәң дә була. Команда составында өч бертуган Газинур, Булат һәм Сәйдәш Зиангировлар, Азат һәм Илшат Магизяновлар, Айнур һәм Салават Мокыймовлар. Тагын бер уенчылары – Илназ Бәдретдинов.

“Иске Иштирәк командасы бик көчле, аларны җиңү үзе бер дәрәҗә. Узган елгы турнирда, бер бик көчле уенчылары армия сафларына алынгач, безнең егетләрнең җиңүгә өметләре зур иде. Әмма иштирәклеләр алай тиз генә бирешергә уйламады. Менә быел җиңү безгә дә елмайды. Командабызның егетләре төрлесе төрле оешмаларда эшлиләр. Әмма  тренировкалар өчен җай табалар. Мәктәп спортзалында да шөгыльләнәләр, шәһәрдә очрашып та уйныйлар”,- ди Кирлегәч мәктәбенең физкультура укытучысы Дания Зиангирова.

Волейбол турнирында икенче урынга Иске Иштирәк командасы чыкты. Өченче урынга  Зелёная Роща авылы яшьләре хуҗа булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев