Һәр елны ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.
2026 елда бу дата 15 ноябрьгә туры килә. Бу көнне күп кенә төбәкләрдә төрле хәйрия һәм мәгърифәтчелек акцияләре үткәрелә. Бу көн юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да гомуми куркынычсызлык хакында кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген искә төшерә.
Кирлегәч мәктәбендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган акция кысаларында, яшь юл инспекторлары (ЮИД) отряды акция әзерләде һәм үткәрде. ЮИД әгъзалары беренче сыйныф укучыларына урам аркылы ничек итеп дөрес чыгарга һәм урамда машиналар хәрәкәт иткәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәттеләр.
Шулай ук Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алу көненә багышланган акция кысаларында, яшь юл инспекторлары (ЮИД) отряды 1-4 сыйныф укучылары арасында рәсемнәр конкурсы әзерләде һәм үткәрде.

Нет комментариев