Агрессив мәче Татарстанның Тукай районының ике поселогында хатын-кызга һәм каравылчыга һөҗүм иткән.
Яңа һәм Калмаш торак пунктларында котыру авыруын лаборатор раслаганнан соң 60 көнгә карантин кертелергә мөмкин. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Ленар Хәйбуллин хәбәр итте, дип «Вести КАМАЗА» яза.
Беренчел мәгълүматлар буенча, башта хайван Калмаш бистәсендә хатын-кызга ташланган. Аннары песи күршедәге Яңа поселогына күчә, анда каравылчыга һөҗүм итә. Ир-ат хайванны тота алган.
Белгечләр мәчедән алынган пробаларны тикшергәннәр һәм котыру вирусы булуын раслаганнар. Хәзер ветеринария хезмәтләре шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыкларында, шулай ук район предприятиеләрендә авыруга бирешә торган терлекләргә ашыгыч вакцинация ясыйлар.
Карантин кертелгән очракта ике поселок территориясендә чикләүләр гамәлдә булачак. Аерым алганда, терлекләрне кертүне һәм чыгаруны, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрүне тыячаклар.
татар-информ
Нет комментариев