Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылында йорт янган

Янгыннан сак булыгыз.

19 октябрьдә  15 сәгать 27 минутта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 66нчы янгын сүндерү частенә янгын турында хәбәр килә.

Куакбаш авылы, Маяковский урамындагы 24нче йорт януын шаһитләр хәбәр итә. 

Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, йортның 26 кв. метр мәйданын ялкын чолгап алуын күрә.

Ярый әле, янәшәдәге корылмаларга ут таралу куркынычы булмаган. Бәхеткә өй эчендә кешеләр дә булмый.

Янгынның беренчел сәбәбе мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итә лениногорск янгын күзәтчелеге һәм профилактика бүлеге  җитәкчесе Дамир Вильданов.

фото: янгын сүндерү частеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев