Куакбаш мәктәбе бакчасында мул уңыш җыйдылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш мәктәбе бакчасында мул уңыш җыйдылар

Мәктәп бакчасында көзге эшләр башланды.

Көннәр дә матур тора, шуңардан файдаланып, бакчадагы уңышны җыеп алырга булдылар.

Бакчада үстерелгән кишер, чөгендер, кабак мул уңыш биргән.

Укучылар күмәк көч белән яшелчәләрне яфракларыннан чистартып, мәктәп подвалына урнаштырып куйганнар. 

Бәрәңге уңышын да җыеп алганнар. Көзге уңыш яхшы гына саклансын.


Нет комментариев