Шәһәребездә берничә көнгә сузылган зур ярышлар булып узды.
Спорт акробатикасы буенча Лениногорск Ачык Беренчелеге һәм Чемпионатына 300дән артык спортчы җыелды.
Лениногорск 1 нче спорт мәктәбенең җиңел атлетика манежы Россиянең төрле шәһәрләреннән, үзебезнең республика һәм Башкортстан акробатларын кабул итте.
“Бу безнең шәһәрнең ачык ярышлары, шуңа күрә без үзебез теләгән һәм бәйгедә көч сынашырга теләк белдергән төрле төбәк спортчыларын, командаларын чакырдык. Монда спорт акробатикасы буенча парлы, өч кешелек, дүрт кешелек төркемнәр чыгыш ясады. Үзебезнең акробатика мәктәбеннән элеккеге елларда, быел узган бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән төркемнәр катнаша. Өчәр кыздан торган ике төркемебезгә аеруча югары планка куеп, шундый ук өмет баглап торабыз. Алар күптән түгел Белорусиядә тә бәйгедә булып, уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп кайттылар. Тагын ике атнадан Татарстан Республикасы Чемпионаты булачак. Ачык шәһәр беренчелеге менә шул дәрәҗәле ярышларга барыр өчен кандидатлар сайлаячак”,- диде югары категорияле тренер һәм Россия категориясендәге спорт судьясы Әсхәт Хәйруллин.
Ярышлар узган җомга көнне башланды һәм шимбә-якшәмбе көннәрендә дә дәвам итте.
“Әлбәттә, безнең бу беренчелектә югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, республика чемпионатына эләгәсебез килә. Мин үзем кызлар өчлеге исәбендә чыгыш ясыйм. Без өчебез дә – укучылар, мин 10 нчы урта мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укыйм. Без спорт мәктәбенә тренеровкаларга укырга мәктәпкә йөргән кебек үк һәр көнне йөрибез. Шулай әзерләнгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була”,- ди Злата Ильина.
Ярыш нәтиҗәләрен спорт мәктәбе соңрак хәбәр итәчәк.
Айсылу Габбасова фотолары
Нет комментариев