Лениногорск дәүләт автоинспекциясе бүлеге - беренче категорияле эчке эшләр хезмәте оешмалары арасында 2 нче урында
Яхшы күрсәткеч.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсендә дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренең 2025 елдагы хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Аның нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Лениногорск юл хәрәкәте иминлеге сагында торучылар 2025 елда шәһәре һәм районы юлларында һәлак булучылар санын 63,6 процентка киметүгә ирешкән.
ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан 46 җинаять ачылган . Шулай ук күзәтчелек эшчәнлегенең 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда артуы билгеләп үтелде .
Хезмәт эшчәнлегенең югары күрсәткечләре өчен Лениногорск шәһәре дәүләт автоинспекциясе шәхси составы Татарстан дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчелеге тарафыннан билгеләп үтелде һәм 2025 ел йомгаклары буенча беренче категорияле эчке эшләр органнары арасында 2 нче урынга лаек булды.
Фото Лениногорск автоинспекциясеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев