Лениногорск гаиләсе “Бөтен гаилә белән кинода” акциясендә җиңгән
2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
Шул уңайдан “Татаркино" оешмасы ел башыннан “Бөтен гаилә белән кинода!" акциясен башлап җибәрде.
Әлеге акция кысаларында оешма гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм кыйммәтләрен ныгыту буенча актив эш алып барылды, муниципаль районнарның кино учреждениеләрендә тематик чаралар үткәрелде һәм гаиләләр өчен фильмнар күрсәтелде. Акциядә катнашучылар өчен “Кинога гаилә абонементы" каралган иде.
Узган атнада Казанда “Бөтен гаилә белән кинода” республика акциясен ябу чарасы үткәрелде. Татарстаннан 14 гаилә әлеге акциянең җиңүчесе булып танылды. Алар арасында Лениногорскидан Ермолаевлар гаиләсе дә бар, дип хәбәр итә Лениногорск Мәдәният сарае.
фото: https://vk.com/dklensk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев