Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск яшүсмерен Мәскәүдә Яшь геройлар” форумында бүләкләделәр

Чара Мәскәүнең Җиңү музеенда үтте.

Лениногорскиның Иске Писмән авылыннан 14 яшьлек Роман Каяшевны Мәскәүдә Җиңү Музеенда “Яшь геройлар” форумында бүләкләделәр.

Җиңү Музеена Россиянең төрле төбәкләреннән 50дән артык яшүсмерләрне җыйдылар. Аларның һәрберсе батырлык эшләгән, геройлык адымы ясаган. Катлаулы ситуациядә югалып калмыйча, тәвәккәллек туплап, кемнеңдер тормышын саклап калганнар. Кемдер суда бата баручыны коткарган, кемдер җинятьчене коралсызландырган, икенче берәүләр, ярдәм итәм дип, янгын-ут эченә ыргылган.

Иске Писмәндә яшәүче Роман Каяшев – әнә шул соңгы төркемгә керә. Ул шушы елның 27 июнь төнендә өендә янгын чыккан пенсионер әбине коткара.

“Күршедәге 72 яшьлек әбинең кычкырган тавышын ишеткәндә төн иде инде. Мин чыгып йөгердем. Йорт ишегалдына керә торган капка эчтән бикле иде. Койма аркылы эчке якка төштем һәм тәрәзә аша өйгә кереп, Людмила Владимировнага өйдән чыгарга ярдәм иттем”, - ди Рома.

Әби аңа доукментлары эчтә калганын хәбәр итә, урынын әйтеп бирә. Рома янәдән төтенгә буылып булса да, эчкә үтә, документларны табып, аларны алып чыгу бәхетенә ирешә. “Бик кызу һәм суларга авыр иде, сөрем исе күзне кисеп керә”, - дип искә төшерә Роман.

Шундый кыю һәм батыр оныгы белән аның әбисе, шулай ук кыю улы белән әнисе дә горурлана.

Әлеге яшь геройлар форумының  инициаторы - «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы. Форум кысаларында кыю укучыларга «Безнең заман герое» медальләре тапшырылды.

 

Язманы тулырак «Заман сулышы» сайтында 20 декабрь санында укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев