Җиңүгә омтылыш.
Лениногорскиның футбол командасы бу атнаның шимбәсендә – 24 октябрьдә Казан шәһәрендә футбол буенча Татарстан Беренчелеге матчында беренче урын өчен уйнаячак.
Беренчелек матчының Беренче лига командаларының финал этабы 17 октябрьдә узды. Лениногорск командасы безнең шәһәр стадионында Казанның “Таттехмедфарм” командасын кабул итте һәм уен безнекеләр файдасына 4:0 исәбе белән төгәлләнде.
Татарстан Беренчелегенең 1 лига уеннарында Лениногорск командасы 19 уенда катнашты. 100 туп кертте, 20се – кермәде. Гомуми 51 очко җыйды. “Алтын төркемендәге” сигез команда арасында Лениногорск иң күп туп кертүче булып санала.
24 октябрьдә исә Казанда узачак уенда беренче урын өчен безнең команда һәм Менделеевскиның “Аммоний” командасы көрәшәчәк. Очколар саны бертигез булган очракта, соңгы турда беренче урынны нәкъ менә лениногорскилылар алачак.
Лениногорскидан махсус автобус барачак, ул болельщикларны алып бара.
- Нәтиҗәне сайтта язырбыз. Безне карап, укып барыгыз.
Нет комментариев