Лениногорск көрәшчесе Илназ - турнирның көмеш приз иясе
Бөтенроссия ярышлары
Лениногорск 3 нче спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә тәрбияләнүче Илназ Салихов Бөтенроссия ярышларының көмеш призёры булды.
Берничә көн элек Башкортстанның Салават шәһәрендә СССРның спорт мастеры Владимир Иванович Фидоренко истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары булды. Әлеге бәйге Россиянең 20 төбәгеннән җыелган 200дән артык көрәшчене берләштерде.
Әлбәттә, бу ярышларның югары дәрәҗәсен һәм илебездә грек-рим көрәшенең алдынгы спорт төре булуын күрсәтә.
Лениногорск көрәшчесе Илназ Салихов 92 кг га кадәр авырлык категориясендәге көрәшчеләр арасында турнирның көмеш медален яулап алды. Илназ көрәшнең беренче минутларыннан ук үзен лидер итеп күрсәтте, югары осталык һәм үҗәтлек белән көрәште. Аның уңышы, әлбәттә, тренерларының да тырыш эш нәтиҗәсе.
фото: 3нче спорт мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев