Лениногорск кошчылык фабрикасы хезмәткәренә мактаулы исем бирелде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кошчылык фабрикасы хезмәткәренә мактаулы исем бирелде

Лениногорск делегациясе Казанда бәйрәм чарасында катнашты.

21 октябрьдә башкалабызда, "Казан Экспо" мәйданчыгында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Чарага җыелган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә Татарстан илдә аграр продукция җитештерүче алдынгыларның берсе булып тора. Быел лаеклы уңыш – 4 млн тонна ашлык үстерелгән. 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә, 1 млн тоннадан артык май орлыгы җыю планлаштырыла. Терлекләрне продуктив кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.

Әлеге тантаналы чарада Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов җитәкчелегендә район делегациясе катнашты. Чарада алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Шунысы сөенечле: бүләкләнүчеләр арасына Лениногорск кошчылык фабрикасында эшләүче Тамара Есипова да кергән иде. Аңа “Татарстанның атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исем бирелде. 

Тамара Михайловна Есипова Лениногорск кошчылык фабрикасында эшчәнлеген 2007 елдан оператор буларак башлый. Кошчылык фабрикасы хәзер күркәләр үстерү белән шөгыльләнә, предприятие "Чистополье" Холдинг компаниясе составына керә. 23 елга якын эшләү дәверендә Тамара Михайловна  җаваплы хезмәткәр итеп таныткан. Бүгенге көндә симертү цехында күркәләр карый, тәрбияли. Аны коллективта хөрмәт итәләр, башкаларга үзенең киңәшләре белән ярдәм итә.

Югары җитештерү күрсәткечләре, эшкә җаваплы мөнәсәбәте һәм кошчылыкны үстерүгә керткән зур өлеше өчен 2015 елда Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләүгә тәкъдим ителгән.
Хәзер менә мактаулы исем алды. Котлыйбыз! Эшендә уңышлар телибез.

фото: https://rais.tatarstan.ru

 


Нет комментариев