Лениногорск Мәдәният сараенда өлкәннәрне котладылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Мәдәният сараенда өлкәннәрне котладылар

Бүгеннән Халыкара өлкәннәр декадасы башланып китте.

Лениногорск Мәдәният сараена шәһәр һәм районның өлкән кешеләрен җыйдылар. Аларга иң матур җырлар, иң җылы теләкләр җиткерделәр.

Лениногорск районында 24 меңгә якын пенсионер яши. Ә 100 яшьне узган 11 кеше бар. Өлкәннәргә хөрмәт – буыннан-буынга килә торган традиция. Безнең өлкәннәребез – шәһәр һәм район үсеше өчен зур өлеш кертүчеләр.

Алар төрле тармакларда хезмәт куйган. Әйтик,  Людмила Анатольевна Фролова  40 елга якын педагогик стажы бар, ул элек 3нче, 5нче мәктәпләрдә, шәһәр Мәгариф идарәсендә эшләгән.

“1993 елда Назиф Фатхуллин белән яңа мәктәп – 12нче лицейны ачтык. Мин анда директорның беренче урынбасары булып эшләдем. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм, эшемне яратып башкардым. 12нче лицейга күп игътибар бирелде, шунысына сөенәм. 12нче лицей – яңа типтагы мәктәп булсын өчен дип тырыштык. Бик күп проектлар эшләдек. Назиф Фатхуллин балаларга сәламәтлегенә дә күп игътибар бирә иде. Юкка гына лицей территориясенә чыршы агачлары утыртмадык. Һаваны чистартсын өчен эшләнде. Безнең мәктәп инновацион предметлар кертү буенча да эшләде”, - дип сөйләде Людмила Анатольевна. 

Бүген дә, лаеклы ялда булганда да, яраткан мәктәбенә – лицейга барып кайта икән. Укытучыларга киңәшләрен бирә, укучыларның укуы белән кызыксына. Шулай ук яраткан шөгыле бар – йорт участогында чәчәкләр үстерә. 

Мәдәният сараенда өлкәннәрне Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Рамис Галиев котлады. Ул олы яшьтәгеләрнең актив булуын билгеләп үтте. 

Төрле тармакларда озак еллар эшләгән, хәзер дә эшләүче ветеран-пенсионерларны бүләкләделәр. Мәдәният сараеның иҗат коллективлары ял концерты бүләк итте.

фотолар түбәндәрәк, «Галереяда» да бар.

 

 


Нет комментариев