Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәп укучыларын «Нефтяной Кулибин» конкурсында катнашырга чакыралар

«Татнефть» компаниясенең Нефть музее техник иҗат белән мавыгучы 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге малайларны һәм кызларны «Нефтяной Кулибин»конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурсның максаты – яшь буында нефть тармагындагы инновацияләргә кызыксыну уяту һәм бу өлкәгә бәйле һөнәрләрне популярлаштыру.

Катнашу өчен нефть – газ өлкәсе тематикасына туры килә торган һәм теләсә нинди сәнгать техникасында башкарылган хәрәкәтсез яки хәрәкәтчән модель, конструкция яки прототипны тәкъдим итәргә кирәк.

Катнашырга га гаризалар 2026 елның 2 мартына кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм иң яхшы проектлар тәкъдим ителәчәк күргәзмәне ачу тантанасы 2026 елның 21 апрелендә музейда узачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат, эшләргә таләпләр һәм катнашу шартлары «Нефтяной Кулибин» конкурсы турында нигезләмәдә язылган.

 Өстәмә мәгълүматны (85595) 4-12-60 телефоны аша алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев