Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Укытучылар көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.
Татарстан Рәисе педагогларга һөнәрләренә тугрылыклары өчен шәхсән рәхмәтен җиткерде. Тантана ахырында Рөстәм Миңнеханов лаеклы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Дәүләт бүләгенә лаек булучылар арасында Лениногорск нефть техникумы педагогы – Алсу Нәҗип кызы Гарифуллина да бар. Ул "Татарстанның халык укытучысы" дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Алсу Нәҗип кызы үзенең бөтен гомерен яшь профеесиональ кадрларны тәрбияләүгә һәм аларга белем бирүгә багышлаган. Ул – иҗтимагый дисциплиналар буенча югары дәрәҗәдәге теоретик әзерлеккә ия югары категорияле мөгаллим, укыту методикасын бик яхшы белә, бик яхшы тәрбияче, студентлар, хезмәттәшләре һәм ата-аналары арасында хөрмәт һәм абруй казанган.
Ул 1982 елда нефть техникумында эшли башлый. Социаль-иҗтимагый һәм гуманитар дисциплиналар укытучысы була. 1999 елда директорның укыту эшләре буенча урынбасары. 2010 елга кадәр шул вазифада эшли. Техникум директоры урынбасары сыйфатында техникумның матди-техник базасын камилләштерү һәм арттыру өчен шактый эшләр башкара. 2010 елдан Алсу Нәҗип кызы янә социаль-гуманитар фәннәр укытучысы булып эшли.
2004 елда Венгриядә командировкада була, әлеге илнең урта һәм югары һөнәри белем бирү системасын өйрәнә.
«Мин үземне һәрвакыт бәхетле кеше дип саный идем һәм саныйм, чөнки тормышымда иң мөһиме –студентлар, яраткан эшем бар, эшем студентларга белемнәрне генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашырга, көн саен йөрәк җылысын аларга бирергә мөмкинлек бирә", - ди Алсу Нәҗиповна.
«Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» һәм «хезмәт ветераны” медальләре бар, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының, Россия Федерациясе Ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактау грамоталары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Фото: https://rais.tatarstan.ru
Нет комментариев