Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Узган ел Лениногорскида урман торгызу эше 12 гектарда башкарылган

Лениногорскида эшлекле визит белән Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров булып китте.

 

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында киңәшмә узды. Лениногорск  урман хуҗалыгы узган елгы эшчәнлекләре белән таныштырды. Җитәкче-урманчы Радий Салихов әйтүенчә, 2022 елда Лениногорск урманчылыгы территориясендә урман торгызу эшләре 12 гектарда башкарылган, чокыр-үзәннәргә урман агачлары 9,3 гектарда салынган, урман культураларын агротехник карау –  185 гектарда эшләнгән, урман культуралары өстәмә рәвештә 71,7 гектарда утыртылган. “Шулай ук 480 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде һәм 722 мең данә стандарт утырту материалы үстерелде”, - дип сөйләде үз чыгышында Радий Салихов. 


Утырышта  урман хуҗалыгы директоры вазифаларын башкаручы Руслан Куличков һәм урман куллану буенча инженер, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Наталья Ерофеенко чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урманнарда янгын куркынычы булган чорга әзерлек белән бәйле, урман хуҗалыгының финанс-хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча берничә йөкләмә бирде. “Шулай ук урман закончалыкларын кисәтүне һәм бозуны контрольдә тотуны көчәйтүне сорыйм, – диде ул.  – Урман бозуларны профилактикалауга һәм үткәрелә торган контроль-күзәтчелек чараларының сыйфатын арттыруга аерым игътибар бирергә кирәк”.

Урманнарда янгын куркынычы килеп чыгу сезонына әзерлек сорауларын игътибарга алырга кушты. 

фотолар: https://minleshoz.tatarstan.ru/index.htm/news/2174007.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев