Укытучыларның һөнәри бәйрәмендә, Казанда тантаналы чара узды.
Чарада Лениногорск районы делегациясе дә катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына 59 яңа мәктәп автобуслары ачкычларын тапшырды. Автобусның берсе Лениногорск районының мәгариф бүлегенә бирелде. Әлеге транспорт район укучыларының иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәр, балаларга төрле чараларда катнашырга яңа мөмкинлекләр ачар.
Рөстәм Миңнеханов мәктәп автобусларының нәтиҗәле эшен тәэмин итү мөһимлеген билгеләп узды. «Яңа автотранспорт озак хезмәт итәр дип ышанам», – диде ул.
Бүген Татарстанның мәктәп автобуслары паркында 901 транспорт чарасы исәпләнә. Алар 963 маршрут буенча көн саен 30 меңнән артык баланы йөртә.
Нет комментариев