Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында булган авариядә зыян күрүче йорт белән машина арасында кысылып кала

6 декабрь көнне районда юл-транспорт һәлакәте булды.

Лениногорск ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатуынча, 10 сәгать 50 минутта Иске Шөгер авылы тирәсендә 48 яшьлек хатын-кыз «Опель Астра» машинасында борылышта руль белән идарәне итүне югалтып, кырыйга төшеп китә. Ә бу вакытта Иске Шөгер кешесе каршы як юл кырыеннан бара торган булган.

Нык бәрелү аркасында,  зыян күрүче автомобиль белән Совет урамындагы йорт арасында кысылып кала.

Юл һәлакәте булган урынга килгән медицина хезмәткәрләре аның умыртка баганасы сынуын, эченә нык зыян алганын, 2-3нче дәрәҗә шок халәтендә булуын билгели. Зыян күрүчене Бөгелмәгә хастаханәгә озаталар.

Лениногорск ЮХИДИ инспекторлары руль артындагы 48 яшьлек хатын-кызның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын әйтә. Зәй-Каратайлы хатын-кызның 11 еллык машина йөртү стажы бар, 2 ел дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 5 тапкыр административ җаваплылыкка - штрафка тартылган.

Фото:  Лениногорск ЮХИДИ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев