Лениногорск районында яшәүче 500дән артык кеше озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә түләү ала
Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге Лениногорск районында яшәүче 500дән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли.
Авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләп, авыл җирендә яшәүче эшләмәүче пенсионерлар арттырылган пенсия алуга хокуклы. Мондый өстәмә түләү иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә автомат рәвештә билгеләнә һәм ниндидер белешмәләр бирүне таләп итми. Пенсионер соңрак шәһәргә күченгән очракта да авыл стажы өчен өстәмәләр саклана.
2025 елда Лениногорск районында озак вакытлы авыл стажлы 566 пенсионерга өстәмә түләү бирелә. Түләү күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә теркәлгән түләүнең 25% ын тәшкил итә.
Өстәмә түләүгә хокук авыл хуҗалыгында РФ Хөкүмәте раслаган вазыйфаларда эшләүчеләргә бирелә.
Исемлеккә 500дән артык һөнәр кертелгән, алар арасында агрономнар, тракторчылар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар бар.
Санаганда эшләгән еллар гына түгел, яшь ярымга кадәр бала карау, чираттагы ял һәм вакытлыча хезмәткә яраксызлык чорлары да исәпкә алына.
- Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге регионда яшәүче 43 меңнән артык кешегә озак еллар авыл хуҗалыгында эшләп стаж туплаган өчен өстәмә акча түли
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев