Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында кече һәм урта эшмәкәрлектә - 480 юридик зат

Эшмәкәрләр очрашты

Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов белән эшмәкәрләр белән очрашты. Фикер алышуларда сүз көньяк-көнчыгыш агломерациясе составына керүче Лениногорск шәһәре үсеше турында һәм кече-урта бизнеска дәүләт ярдәменнән файдалану мөмкинлеге турында барды.

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында эш итә. 

Очрашу яңа форматта – шәһәребез кафесында бизнес-иртәнге аш форматында узды, анда 50ләп эшмәкәр килде.  

Лениногорск районында урта һәм кече эшмәкәрлектә 480 юридик зат, 1600дән артык шәхси эшмәкәр эшли. Моннан тыш, якынча 7100 үзмәшгуль эшчәнлек алып бара. 

 

фото: ЛМР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев