Лениногорск районында Куак елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясалды
Илкүләм проект кысаларында
Лениногорск районында Иске Куак – Куакбаш автомобиль юлының 3,7 километрында урнашкан Куак елгасы аша күпергә капиталь ремонт ясалды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылды. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Муниципаль районнарда күперләрне ремонтлау юнәлешендә актив эш алып барыла. Ясалма корылмаларның торышын яхшырту төбәкнең транспорт инфраструктурасын үстерә һәм республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын арттыра», – дип белдерде министрлыкның автомобиль юллары идарәсе башлыгы Кәрим Нурмөхәммәтов.
Эшчеләр күпернең машиналар йөри торган өлешенә монолит тимер-бетон материал түшәгән. Алар шулай ук деформацияле җөйләр, күпердә һәм аңа керү урыннарында су агызу җайланмалары, чистарту корылмалары һәм су агызу улаклары урнаштырган . Моннан тыш, күтәрмә конусларны монолит тимер-бетон материал белән ныгытканнар.
Ясалма корылманың озынлыгы – 37 метр.
фотолар: https://mindortrans.tatarstan.ru/index.htm/news/2467154.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев