Лениногорск районында үзенчәлекле су организмы тапканнар
Табигать һәм кеше.
Районыбызда “Медведка” буасында А. И. Щеповских исемендәге “Степной” табигать тыюлыгы белгечләре су организмы - йомгаксыман мүкчәләр колониясен тапканнар. Алар - тыгыз көрән төстәге йомгаклар рәвешендәге колониаль организм, гадәттә 2 см дан 5 см га кадәр, сирәгрәк 10 см га кадәр булырга мөмкин. Бер мүкчәнең зурлыгы – 1- 3 мм. Мүкчә су асты предметларында, шул исәптән суүткәргеч торбаларда яши.
Бу тереклек ияләре күбесенчә диңгезләрдә була икән, ләкин буаларда, күлләрдә, сусаклагычларда, акрын агып торган елгаларда, шулай ук ясалма декоратив буаларда очрый, ди тыюлык белгечләре. Белгечләр шулай ук табигатьтә мүкчәләр колониясен очратсагыз, борчымаска, тыныч кына күзәтергә кирәк, дип кисәтә.
фото: https://ojm.tatarstan.ru/index.htm/news/2539329.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев