Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

“Лениногорск районының үсәргә потенциалы бар”: узган елгы эшчәнлеккә һәм 2025 елга бурычларга багышланган сессия үтте (+фотолар)

Лениногорскида муниципаль район Советының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләренә һәм 2025 елга планнарга багышланган отчет сессиясе узды.

Чарада Татарстан промышленносте  һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Хәнипов катнашты.

Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов районның мөһим казанышларын билгеләп үтте.
Район икътисады 4 урта предприятие, 491 кече предприятие һәм 1507 шәхси эшмәкәр эше нәтиҗәсендә ныгыды. Төп өлешне «Татнефть», «ТАГРАС», «ТРАНСНЕФТЬ-ПРИКАМЬЕ», «Охтин-Ойл» һәм «ГЕОТЕХ» керткән. Эре предприятиеләрдә 15 меңгә якын кеше эшли.

Тулаем территориаль продукт (ВТП) икътисадның төп күрсәткечләренең берсе булып тора, быел ул  119 млрд.сум дәрәҗәсендә көтелә. “Без әлеге күрсәткеч буенча республика рейтингында 6 нчы урында торабыз”, - диде Марат Нил улы.

Кече һәм урта бизнес производстволарын урнаштыру өчен районда 3 аккредитацияләнгән промышленность паркы, 1 агросәнәгать паркы эшли, аларда 21 резидент һәм 96 арендатор төрле тармакларда эшчәнлек алып бара . 961 эш урыны булдырылган. Шулай булуга да карамастан, Лениногорскида кадрлар кытлыгы сизелә.

“Төрле өлкәләргә 723 белгеч кирәк, шул ук вакытта эшсезлекнең түбән дәрәҗәсе (ул нибары 0,12% тәшкил итә) район эчендә хезмәт ресурслары резервы беткәнлеген раслый. 53 эшсез граждан гына исәптә тора, ә вакансияләр саны 370не тәшкил итә, нигездә эшче һөнәрләре.  Бу системалы һәм озак вакытлы эш таләп итә торган кадрлар кытлыгы турында сөйли”, - дип билгеләп үтте Марат Гирфанов.

Лениногорскида 6800 үзмәшгуль теркәлгән.

2024 елда районда 11 км шәһәр яны юллары, 3 км шәһәр урамнары һәм 3 км тротуарлар ремонтланды. «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Камышлы елгасы аша Октябрь урамындагы күпер реконструкцияләнде.

Лениногорск районында  авыл хуҗалыгы эшчәнлеген 8 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 21 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм 2 кулланучылар кооперативы алып бара.

Лениногорск кошчылык фабрикасы күркә үстерү проектын уңышлы гына гамәлгә ашырды, күркәләр саны 54 мең башка җиткән һәм 900 тонна ит җитештергән.

«Деловсыре» җәмгыяте җиһазларны тулысынча модернизацияләгән, бу җитештерү куәтен тәүлегенә 150 тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге биргән. 2 сыр саклау урыны ремонтланган. Киләчәктә – хәләл линияне эшләтеп җибәрү һәм сөт киптерү линиясе белән объект төзү.

Республика программалары буенча Сугышлы авылы һәм Яңа Чыршылы поселогы территорияләре төзекләндерелде, Ивановка һәм Сугышлы ФАПлары ремонтланды, ә Мичуринода яңа ФАП ачылды.

Республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда Сарабиккол һәм Мөэмин-Каратай авылларында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү планлаштырыла. Иске Куак мәктәбендә капиталь ремонт планлаштырылган.

 “Быел “Татнефть” компаниясе безгә зур ярдәм күрсәтте. Компания тарафыннан бирелгән грант ярдәмендә Яңа Чыршылыда Татарстан нефтен беренче ачучыларга багышланган сквер төзү, ә Яңа Иштирәк авылында балалар өчен мәйданчык урнаштыру планлаштырыла», – диде Марат Гирфанов үз чыгышында.

Социаль өлкәдә шактый эшләр башкарылды. Медсанчасть поликлиникасында, балалар йортында, картлар өчен интернат-йортта һәм 18нче балалар бакчасында капиталь ремонт булды. Капиталь ремонттан соң сәнгать мәктәбе ачылу сәнгать белән шөгыльләнүче балалар санын арттырды.

Халык онлайн-кассалар һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган шәһәр автобуслары маршрутын яңартуны уңай бәяләде.
Иганәчеләр – «Татнефть» һәм «Охтин-Ойл» ярдәмендә 5, 7 һәм 10 нчы мәктәпләрдә химия һәм информатиканы тирәнтен өйрәнү кабинетлары ачылды.

ТР промышленность министры Олег Коробченко Лениногорск районының узган елгы социаль-икътисадый эшчәнлегендә катнашучыларга, шәһәр һәм район халкына рәхмәтен белдерде. “Лениногорск районының үсәргә, киңәергә, күрсәткечләрне яхшыртырга потенциалы бар”, - диде. Ул авыл хуҗалыгы тармагында сөт арттыру бурычын куйды, моннан тыш  күпфатирлы яңа йортлар төзергә  кирәклеген җиткерде һәм Марат Гирфановның “Безгә тагын бер бассейн кирәк” дигән сүзен хуплап, кирәкле документлар әзерләргә кушты.

 

Розалия Мостафина

фотолар: Р. Мостафина һәм Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев