7 июньдә - Лениногорскида милли бәйрәм.
Сабантуй 10.00 сәгатьтә театральләштерелгән күренеш белән башланып китәчәк. Аннары котлаулар була, авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләклиячәкләр.
Сабантуйда Татарстанның атказанган артистлары «Фәридә-Алсу» дуэты катнашуы көтелә. Шулай ук Лениногорск районы үзешчәннәре һәм иҗат коллективлары чыгышы була.
Милли уеннар, милли көрәш, ат чабышлары, татар токымлы атлар катнашында «Аударыш» ярышы, балалар Сабан туе булачак.
Бәйрәмнәрне бергәләшеп, исән-сау, күңелле итеп үткәрик.

Нет комментариев