Лениногорск Социаль фонды апрель аенда социаль пенсияләр индексацияләнгән күләмдә күчереләчәк дип хәбәр итә
Социаль фондның Татарстан бүлеге 1 апрельдән дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә 14,75 процентка индексацияли.
Индексация күләме узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпларыннан чыгып исәпләнә.
Социаль пенсияләрне хезмәт стажы булмаган яки иминият пенсиясе билгеләү өчен эш стажы җитәрлек булмаган гражданнар ала. Моннан тыш, бу түләүләр инвалидлыгы булган һәм туендыручысын югалткан кешеләргә дә тиеш.
Социаль пенсияләр белән бергә түбәндәге категориягә караган гражданнарның пенсияләре индексацияләнәчәк:
- Бөек Ватан сугышында катнашучылар;
- «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә», «Камалган Севастопольдә яшәүче» яисә «Камалган Сталинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән гражданнар;
- чакырылыш буенча хәрби хезмәткә алынган хәрби хезмәткәрләр һәм аларның хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзалары;
- радиация йогынтысына дучар булган гражданнар һәм аларның хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары;
- космонавтлар һәм очучы-сынаучылар.
Сорауларыгыз булган очракта, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 8:00 дән 17:00 гә кадәр, җомга көнне - 8:00 дән 15:45 кә кадәр (шалтырату бушлай) 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәккә шалтырата аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев