Лениногорск спортчылары 2024 елны уңышлар белән тәмамладылар - 277 призлы урын
Лениногорск районында төрле юнәлештәге спорт учреждениеләре эшләп килә,
болар: 1нче спорт мәктәбе, 2нче спорт (шахмат) мәктәбе, 3нче спорт мәктәбе, хоккей буенча “Нефтяник” спорт мәктәбе, чаңгыда сикерү буенча А.В.Звягинцев исемендәге Олимпия резервы спорт мәктәбе, “Юность” спорт комплексы, “Теннис-холл” спорт корылмасы, “Юбилейный” йөзү бассейны һәм «Татнефть-Забота» чаңгы ярышлары балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе.
Спорт мәктәпләрендә физкультура-сәламәтләндерү эшләрен барлыгы 46 тренер алып бара. Тренерларга кадрлар кытлыгы да сизелә, 11 вакантлы урын бар.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Марс Хәсәнов әйтүенчә, 2024-2025нче уку-тренировка елында Лениногорскиның спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр саны 1336 кеше тәшкил итә (2023-2024нче елда бу сан 1419 булган). “Спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләрнең кимүе зур төркемнәр чыгарыла, яңа балалар төркеме җыела, балалар башлангыч әзерлек төркеменә күчә, бу шуның белән аңлатыла”, - ди Марс Хәсәнов.
2024нче елда спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче, спорт разряды исемнәре алган спортчыларның саны – 526 кеше. Безнең спортчылар Татарстан җыелма командасы составында да тора. Андыйлар саны – 56, шулардан иң күбесе чаңгыда ике төр ярыш буенча – 15 кеше, грек-рим көрәше буенча – 9 кеше.
2024нче елда спорт мәктәпләре спортчылары 116 бөтенроссия һәм республика ярышларында катнашып, 277 призлы урын алып кайттылар. Лениногорскиның горурланырлык спортчылары: Данил Садриев, Аделина Ибраһимова, Макар Зубаровский, Дарья Антипова.
“Лениногорскилыларны спорт һәм физкультурага тарту максатыннан узып баручы елда 140 спорт чарасы үткәрелде. Шулай ук яхшы дәрәҗәдә үткәрелгән спорт чараларыннан “Россия чаңгы юлы -2024”, Ф.Ибраһимов истәлегенә багышлап уздырылган “Авторалли”, “Милләтләр кроссы”, 1нче май эстафетасы, “Татар аты” фестивален билгеләп үтәсе килә”, - ди Марс Хәсәнов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев