Лениногорск уку йортларында укучылар арасында шәһәр баскетбол беренчелеге үтте
Лениногорск уку йортларында укучыларның шәһәр баскетбол беренчелеге булды.
“Яшьлек” спорткомплексында иң көчле команда исемен яулау өчен дүрт уку йорты командасы көч сынашты.
Лениногорск нефть техникумы, политехника һәм педагогия колледжлары, КНИТУ-КАИ филиалы баскетбол командаларының ярышлары гомуми шәһәр ярышлары исәбенә керә һәм һәр елны үткәрелә.
Башта баскетбол мәйданчыгына кызлар чыкты, политехника һәм музыка-рәсем сәнгать педагогика колледжы командалары бәйгене ачып җибәрде. Педагогия колледжы кызлары ышанычлы рәвештә тупны кабул итә һәм төгәл итеп командадашына тапшыра, ә көндәшләре шундый ук басым белән җавап биреп тора, берсе дә бирешергә җыенмый.
“Командаларның берсен дә начар уен күрсәтте дип әйтеп булмый, аерым алганда, барлык командаларның да матур итеп, акыл белән уйнауларын телим. Чөнки баскетбол - команда уены, әлеге мавыктыргыч уенны уйнарга да, башкалрга карарга да кызык булсын иде. Һәм, иң мөһиме, әлбәттә, имгәнүләр булмасын,”- ди педагогия колледжының физик тәрбия җитәкчесе Ландыш Валькаева.
Аннары баскетбол көрәшен егетләр дәвам итте. Анда дүрт уку йорты студентлары командалары уйнады. КНИТУ-КАИ филиалы командасы егетләре үзләре әйткәнчә, аларның коллективына бердәм булып уйнау җитмәгән, әмма бу сезонда барысы да үзгәргән.
«Мин бу уенда нинди дә булса бер максатны тотып уйнаучы түгел, күбрәк универсал, мөгаен. Боҗра астында да, ыргытуларда да уйныйм, әмма көчле ягым тупны ерактан ыргыту. Ярышлардан бик яхшы тәэсир алып уйнадык, беренче уенда җиңдек, шатландык, билгеле”,- ди КНИТУ-КАИ командасы уенчысы Илья Бородин.
Гомуми нәтиҗәләр болай булды: кызлар арасында музыка- рәсем сәнгать педагогика колледжы студентлары җиңде, икенче урын - нефть техникумында, өченчесендә – политехника колледжы командасы.
Егетләр арасында алтын – нефть техникумы командасында, икенче урынны КНИТУ-КАИ филиалы баскетболчылары алды, призерлар өчлеген политехника колледжы егетләре япты.
Алар барысы да лаеклы бүләкләр-грамота һәм медальләр алды.
фото: спорткомплекстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев