Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучысы бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган

Беренче нәтиҗәләр билгеле.

Лениногорскида мәктәпне тәмамлаучы 11нче сыйныф укучылары бу көннәрдә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. 

Мәгариф идарәсе хәбәр иткәнчә, инде беренче нәтиҗәләр бар. Лениногорскиның 2нче мәктәбенең 11 Б сыйныфы укучысы Азамат Минязев химия предметын 100 баллга тапшырган. 

Лениногорск шәһәре һәм районының 11нче сыйныфны тәмамлаучы 47 укучысы химия фәненнән имтихан тапшырган булган. 10 укучы 80 һәм аннан да югарырак балл туплаган. 

Азаматны һәм аның укытучысы – Кристина Найконы котлыйбыз. Калган укучыларның да нәтиҗәләре уңышлы булсын дип телибез. 

18 июньдә БДИ тәмамлана, ул көнне информатика һәм инглиз теленнән телдән имтихан тапшырачаклар.

Исегезгә төшерәбез: 2026 елда 11нче сыйныфны тәмамлаучы 263 укучы БДИ тапшыра.

Бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә башлаганга быел – 25 ел.

 

фото: ЛМР сайты

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев