Лениногорск ветераннар командасы призлы урын алып кайтты
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ветераннар командасы призлы урын алып кайтты

Азнакайда ветераннар арасында бильярд уены буенча ярышлар узды.

Ярышларда Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан 10 команда катнашты. 

Әлеге ярышларда Лениногорск та үз командасын тәкъдим итте. Команда составына шәһәр сайлап алу турның җиңүчеләре: Энәс Вәлиев, Ольга Чернова керде.

“Көндәшләр көчле иде. Ярышлар бик җитди булды. Команда рухы сизелде”, - ди ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова.


Нәтиҗәдә Лениногорск командасы 3нче урын ала, зональ ярышларның призеры була. 

 


 


Нет комментариев