Лениногорск ветераннар советында «Палестина безнең йөрәкләрдә» халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылды
Шәһәр һәм район ветераннар советында Палестина безнең йөрәкләрдә» 178нче халыкара сәнгать күргәзмәсе эшли башлады.
Анда талантлы Палестина һәм Россия рәссамнарының 25тән артык картинасы тәкъдим ителгән.
Россия белән Палестинаны мең еллык тарих бәйли. Христиан динен кабул иткәннән бирле Палестина бик күп хаҗиларны үзенә тартып торучы үзәк булды. Дөнья рәссамнарын да ул фәлсәфи образлар, рухи кыйммәтләр чыганагы буларак үзенә җәлеп иткән.
Күргәзмә ачылышында шәһәр башлыгы урынбасары Урманова Галия Котдус кызы, Әлмәт, Туймазы шәһәрләреннән кунаклар, Лениногорскиның актив ветераннар, җирле рәссамнар һәм 10 нчы мәктәптән яшь армиячеләр катнашты.
Күргәзмәгә кадерле кунак – Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы, хокук фәннәре докторы Бассам Фатхи Аль-Балауи килде. Ул һәр картинаның барлыкка килү тарихы белән таныштырды.
Полотноларда уникаль мөселман һәм христиан мәчетләре, храмнар, портретлар, Палестина халкының мәдәнияте сурәтләнгән.
Күргәзмә ике атналап эшләячәк. Теләүчеләр килеп карый ала. Адресы: Лениногорск, Лермонтов урамы, 48нче йорт
Концерт номерлары килүчеләрнең барысына да бәйрәм кәефе тудырды. Чара чәй янында күңелле сөйләшүләр белән тәмамланды.
фотолар: Г.Хәлимова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев