Лениногорск ЗАГС бүлегендә яшь гаиләләр катнашында юл иминлеге акциясе узды
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге Лениногорск ЗАГС бүлеге белән берлектә, яңа гына әти-әни дәрәҗәсе алган яшь гаиләләр катнашында мөһим акция уздырдылар.
Юлларда бала иминлеге турында беренче туган көннән алып кайгырту кирәклеген ассызыклады бу чара.
Лениногорск Никахлашу сарае сабыйлары туган гаиләләрне үзенә җыйган иде. Альбина һәм Булат Шәриповлар уллары Эмиль белән, Дарья һәм Артур Шакировлар һәм кызлары Әминә, Альбина һәм Ленар Нуриевлар кызлары Айлин белән, Эльмира һәм Александр Коноваловлар кызлары Камилла белән бәйрәмдә катнаштылар.
ЗАГС бүлеге баш белгече Эльмира Замахаева яшь гаиләләрне тәбрикләп ясаганнан чыгышыннан соң, сүзне профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова дәвам итте. Ул юл хәрәкәте иминлеге, юлларда балаларның куркынычсызлыгы дәүләт органнарының бурычы гына түгел, ә һәр гаиләнең җаваплылыгы да икәнен билгеләп үтте.
“Гаиләдә бәләкәй бала туу белән шатлык-өметләр белән бергә яңа мәшәкатьләр дә өстәлә. Хәзер инде аның иминлеге турында даими кайгырту сорала. Моңа юл иминлеге дә керә, баланы бәләкәй чагыннан ук махсус креслоларга салып машинада да йөртәбез, ә бакча яшенә җиткәч, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә башлыйбыз. Баланы ни кадәр алдан өйрәтә башласаң, шул кадәр яхшы. Бала өчен һәм әти-әниләрнең үзләре өчен дә”,- дип сөйләде ул.
Эльвира Кирдянова шулай ук әти-әниләрнең үзләрен дә әңгәмәгә тартты. Алар күзәтүләреннән чыгып, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, аларны бозуның нәрсә китереп тудыруы, светофорлы һәм светофор куелмаган юл чатларын ничек кичү турында, бала исендә калдырырлык аңлаешлы итеп сөйләү ысуллары турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Шул турыда мультфильм да карауның файдалы йогынтысын да билгеләп үттеләр.
Яңа туган балаларның ата-аналары тантаналы шартларда балаларының беренче документын – туу турында таныклык һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлегеннән истәлекле бүләкләр алдылар.
фотолар: ЗАГС бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев