Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә Мортазиннар гаиләсе көмеш туйларын билгеләп узды

Бүген Лениногорск ЗАГС бүлегендә “көмеш юбилярлар” - Мортазиннар гаиләсен хөрмәтләделәр.

Фәрит Илфат улы белән Раушан Габдрәшит кызы менә 25 ел бергә кулга-кул тотынышып, матур гына гомер итәләр.

Гаилә башлыгы “Шифа  ТПК” директоры вазифасын башкара. Раушан Габдрәшит кызы – Лениногорск балалар йорты директоры. 

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен берничә мәртәбә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгәннәр. 

 Алар өч бала үстергәннәр: ике ул һәм бер кыз. 

 Юбилей уңаеннан тантанада Мортазинарның фамилиясе Лениногорск районының юбилярлар Мактау китабына кертелде, анда ир белән хатын үз имзаларын куйдылар. Көмеш балдаклар алмаштылар,  дип хәбәр итә ЗАГС.

ЗАГС хезмәткәрләре Мортазиннар гаиләсенә "”көмеш туй” билгеләп үтү  турында юбилей таныклыгы тапшырдылар. 

 

фото: ЗАГС бүлеге


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев