Лениногорскида 6 нчы мәктәп базасында медицина сыйныфы ачылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 6 нчы мәктәп базасында медицина сыйныфы ачылды

Проектның максаты – табиб һөнәренең абруен күтәрү һәм укучыларга киләчәк юлны сайларга ярдәм итү.

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов исемендәге 6 нчы мәктәп базасында медицина сыйныфы ачылды.

Укучыларны ел дәвамында Лениногорск үзәк район хастаханәсе белгечләреннән лекцияләр көтә: алар төрле бүлекләрдә эшләү үзенчәлекләре, пациентларны карау нигезләре һәм башкалар турында беләчәкләр. Беренче очрашу узды да инде: укучылар хастаханә буенча экскурсия үтте, медицина учреждениесенең төп бүлекләренең эше һәм көндәлек тормышы белән танышты.
Ә җәй көне укучылар практика узачак һәм үзләренең беренче һөнәри бурычларын үтәячәк.

Уку нәтиҗәләре буенча укучылар «Авыруларны карау буенча кече медицина персоналы» таныклыгы алачак, бу медицинада булачак карьера өчен уңай башлангыч булыр.

 

 

 


Нет комментариев