Лениногорскида алимент буенча бурычлыны суд приставларына мәҗбүри китергәннәр
Алимент буенча бурычы булган хатынны мәҗбүри китергәннәр.
Гаиләдә ир белән хатын аерылышкач, кыз әтисе белән яшәргә кала. Әмма әнисе озак вакыт суд карарын үтәми һәм баланы карау өчен алимент түләми. Бурыч суммасы 70 мең сумнан артып киткән, ә суд приставларының барлык чакыруларына ул колак та салмаган, игътибарсыз калдырган.
Нәтиҗәдә суд приставларына бурычлы хатынны Лениногорск район бүлегенә мәҗбүри китерүне оештырырга туры килә.
Әңгәмә вакытында хатын-кызга ата-ана бурычларын үтәүдән тайпылу нәтиҗәләрен аңлаттылар: административ җаваплылыктан җинаять җаваплылыгына кадәр.
Шуннан соң бурычлы хатын алимент бурычын тулысынча каплаган. Моннан тыш, агымдагы түләүләр хәзер аның хезмәт хакыннан тотып калыначак һәм түләтүчегә күчереләчәк.
Баланың хокуклары кире кайтарылган, ә алимент йөкләмәләрен үтәү суд приставлары контролендә тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев