Лениногорскида «Аулак өй - көрәш»тә мәгариф  һәм мәдәният хезмәткәрләре ярышачак
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Аулак өй - көрәш»тә мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре ярышачак

Мәдәният сараенда узачак.

Лениногорск Мәдәният сараенда, 27 ноябрьдә әдәбиятны, китапны яратучы командалар арасында региональ дәрәҗәгә ирешкән проект - әдәби көрәш  була. Бәйге җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барачак.

Бер көндә ике тамаша булачак. 9.00 сәгатьтә - 2нче мәктәп, 11нче гимназия, Тимәш, Чкалов мәктәпләре командалары ярышачак.

13.00 сәгатьтә - мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре әдәби бәйгедә үзләрен сынап караячак.

Оештыручылар кызыклы булачак, ди. Килеп, күреп китегез.

 

 

 

 

 


Нет комментариев