Лениногорскида «Балалар куркынычсызлыгы айлыгы» үткәрелә
Татарстанның, шул исәптән Лениногорскиның белем бирү оешмаларында 1 сентябрьдән 19 сентябрьгә кадәр балалар иминлеге айлыгы уздырыла.
Айлыкның төп бурычы – укучыларга һәм гомуми белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, шулай ук янгын вакытында, террорчылыкка каршы куркынычсызлык кысаларында гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гамәлләрне эшләү.
«Янгын куркынычсызлыгы айлыгы» кысаларында Лениногорск шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы буенча тематик дәресләр, укыту - күнекмә эвакуацияләре уза.
Аларны Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хезмәткәрләре үткәрә. Янгын чыккан очракта гамәлләргә, шулай ук укучыларның бинада төтен чыкканда үз-үзләрен тотышына, бинадан эвакуацияләү кагыйдәләренә аерым игътибар бирелә.
фото: янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев