Лениногорскида булачак әниләр фестивалендә бала арбасы уйнаттылар
Лениногорск ЗАГС бүлеге бинасында икенче тапкыр йөкле хатыннар – булачак әниләр фестивале үтте.
Әлеге фестивальне беренчесе узган елның ноябрендә Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев инициативасы белән үткән иде. Менә шушы көннәрдә, 4 апрельдә фестивальнең икенчесе дә баш табиб инициативасы белән узды.
Ә оештыручылары – Балалар музыка мәктәбе һәм ЗАГС бүлеге коллективы булды.
Чарада булачак 18 әни катнашты. Аларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова сәламләде. Бала шатлыгы тоярга насыйп булсын дип теләде. Шулай ук ЗАГС бүлеге начальнигы Хәлимова Кадрия, пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлекчәсе клиентлар хезмәте җитәкчесе Исламова Айгөл изге теләкләрен җиткерделәр.
“Йөклелек – хатын-кыз тормышында үзенчәлекле чор, һәм шул чорда ныграк кайгыртучанлык, уңай хис-кичерешләр тоюы бик мөһим. Фестиваль матур традициягә әверелер һәм күп кенә гаиләләрне сөендерер дип өметләнәбез”, - дип билгеләп үтте Лениногорск хастаханәсенең баш табибы Равил Шагиев.
Фестивальгә килүче йөкле хатыннар арасында күп балалы әниләр бар иде, алар арасында унынчы сабыеның дөньяга килүен көткән Борзова Анна, 5 сабыен көткән Кутырева Юлия бар иде. Махсус хәрби операция катнашучысының хатыннары – Ләйсән дүртенче сабыен, ә Татьяна – икенче сабыен көтә, Россия Герое Дамир Исламовның сеңлесе Регина икенче сабыен көтә.
Бер гаилә дә игътибарсыз калмады, һәр гаилә турында җылы сүзләр әйтелде, һәркемгә чәчәк бәйләмнәре, бүләк сертификатлары, тематик брелоклар һәм ЗАГС бүлегеннән котлау открыткалары тапшырылды.
Социаль фондның Лениногорск Клиент хезмәте белгечләре, психологик-педагогик ярдәм үзәге һәм ЗАГС хезмәткәрләре ана булуга әзерлекнең мөһим аспектлары турында сөйләделәр.
Фестивальнең кунагы – Казанның "Умиление" ана һәм балаларны яклау үзәге вице-президенты Аида Фиогбе булды.
Чараның иң дулкынландыргыч мизгелләре – әлеге үзәк биргән балалар коляскасы уйнату иде. Әлеге бәхет Надежда Синюковага елмайды. Ул өч ел элек Оренбург өлкәсеннән Лениногорскига күчеп килгән.
“Мин икенче баламны көтәм. Фестивальгә чакыру алу күңелле булды. Булачак әниләр өчен мондый масштаблы чараны беренче тапкыр күрәм. Бу йөкле хатыннар өчен эмоциональ кәеф бүләк итә”, - ди Надежда.
Балалар өчен фестивальдә уен программасы, ә әниләр өчен мастер – класс оештырылды. Фойеда яңа туган балаларга киәкле булган товарлар ярминкәсе эшләде.
- Россиядә 2023 елдан 7 апрельдә, 7 октябрьдә йөкле хатыннар көне билгеләп үтелә.
Фотолар: үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте һәм ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев