Лениногорскида чүп контейнерларына петарда ыргытып яндырган дип фаразлыйлар
Шәһәрнең Энгельс урамы, 5 нче йорт янындагы чүп савытларын яндырганнар.
Һәммәбезгә кирәкле булган бу контейнерларны кемнәр явызларча сафтан чыгарып йөри? Социаль челтәрләрдә бу турыда сөйләшүләр, фикер алышулар күп булды.
Торган җиребезнең төзеклеге турында бергә кайгырту нәтиҗә дә бирде, бу хулиганлык гамәлен кылып йөрүчеләрнең эзе тиз табылды.
Шәһәр урамында, кибетләргә куелган видеокамера язмаларыннан, чүп савытлары эченә үсмер балаларның шартлагыч петардалар ыргытуы ачыкланды. Хәзер инде аларның шәхесләрен ачыклап, әти-әниләреннән зыянны түләтергә, ә үзләре белән бик кырыс тәрбия әңгәмәсе үткәреп, “үзең утырган ботакны кисү”нең нинди бәла тудыруын аңлатасы кала.
Сүз уңаеннан шуны да әйтү кирәк, язмалардан күренгәнчә, балалар чүп савытларына шартлаткычлар ташлаган вакытта, алар кырыеннан өлкәннәр дә үтеп-сүтеп йөргән, әмма берсе дә тукталып, аларга кисәтү ясап тормаган.
Бер чүп контейнерының бәясе 25 мең сумнан да ким түгел. Эчке эшләр бүлеге тарафыннан административ эш кузгатылган.
Чыганак: http://leninogorsk-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев