Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида да эшләп киткән язучы Рәшит Бәшәрның юбилеен Чаллыда уздырганнар

Рәшит Бәшәр - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чаллыда Абдулла Алиш, Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби премияләр лауреаты, язучы Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлек юбилеена багышланган тантаналы чара булды, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы» сайты

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов язучының тормышына һәм иҗатына багышланган театраль тамаша әзерләгән. Юбилярны ТР язучылар берлеге рәисе Ракил Зәйдуллин, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, язучылар, мәдәния һәм сәнгать әһелләре котлады.

Язучыларның әсәрләре җыр, биюләр белән үрелеп барды. 2, 29, 54, 59нчы гимназия, 84нче Г.Акыш исемендәге лицей-интернат укучылары Рәшит Бәшәрнең әсәрләрен укыдылар. «Агадир» цирк студиясе чыгышы да нур өстенә нур булды.

Белешмә.

Рәшит Гаффар улы Бәшәров 1949 елнын 7 октябрендә Кукмара районы Янил авылында туа. Урта белемне туган авылында ала. 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый.

Университетны тәмамлагач,  1972-1975 елларда Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли.

1975-1976 елларда Лениногорск шәһәренең 32 нче һөнәр-техника училищесының директор урынбасары һәм 1977-1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер вазыйфаларын башкара.

1979 елдан Чаллы шәһәренә күчә.

фото: http://shahrichalli.ru/news/kich-bgen-irtg/callyda-iazucy-rasit-basarnyn-iubilee-uzdy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев