Лениногорскида фатирда чыккан янгында олы яшьтәге ир-атның тәне пешә
Кичә Лениногорскида Кошевой урамындагы биш катлы йортларның берсендә янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, беренче каттагы фатирда 6 квадрат метрда җиһазлар һәм әйберләр яна торган булган.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләр килгәнче мөстәкыйль рәвештә 15 кеше эвакуацияләнгән.
Берничә кеше исә нык төтен булу сәбәпле, фатирларда калган. Янгын сүндерүчеләр сулыш аппаратлары киеп, аларны, 5 кешегә ярдәм иткән, 2сен тәрәзә аша баскыч куеп, өчесен баскыч мәйданчыгы аша битлекләр кигезеп алып чыкканнар.
Янгын нәтиҗәсендә 77 яшьлек ир-ат зыян күргән, аның тәне пешкән, Лениногорск үзәк район хастаханәсенә озатканнар.
Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә, халык белән профилактик эш алып баруга карамастан электр җиһазларына бәйле янгыннар кабатланып торуна басым ясыйлар. Күп фатирлы йортлардагы янгыннарның иң еш сәбәпчесе дә- төзек булмаган электр җиһазлары кулланудан килеп чыгуын әйтәләр. Шуңа бәйле рәвештә күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге халыкның исенә төшерә:
- электр үткәргечләрнең, розеткаларның, щитларның һәм җылыткычның штепсель чәнечкеләренең төзеклеген системалы рәвештә тикшереп торыгыз;
-төзек булмаган электрониканы һәм электр җиһазларын вакытында алыштырыгыз;
- промышленность ысулы белән генә эшләнгән электр җиһазларын кулланыгыз, бернинди шартларда да зарарланган, кулдан ясалган җиһазлар кулланмагыз;
-электр үткәргечләрен һәм электр җиһазларын монтажлау, әлеге эшкә махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан башкарылырга тиеш.
фотолар: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев