Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды

Физик мөмкинлеге чикле булган кешегә эшкә урнашу җиңел түгел.

Бу хәтта эш белән тәэмин итүчеләрнең аларны үзләренә алырга ашкынып тормауларыннан гына да түгел, еш кына инвалид булган кеше үзе дә куркып кала.

Лениногорскида физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр ярминкәсе узды. Шушы ярминкәдә катнашкан Гөлназ Саматова (исеме үзгәртелде) үзенең нинди уйлар белән килүен сөйләде:

“Мин бер ярминкәдә үземә туры килгән вакансияне күргәч һәм таләпләрне укыгач, тәҗрибәм һәм белемем җитәрлек түгел дип уйладым. Вакансия турында дус кызыма сөйләп бирдем, әмма куркып калуым турында әйтмәдем. Ул мәктәптә психолог булып эшли,  ни өчен  бу эшкә бармавым турында сорады, минем белән тестлар үткәрде. Кыскасы, үз-үземә ышанычымны арттырды, бу юлы да катнаштым һәм эшле булдым”,- дип сөйләде.

Вакансияләр ярминкәсе инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск районы буенча «Работа в России» кадрлар үзәгендә үтте. Кадрлар үзәге җитәкчесе Лилия Шаһиева сүзләре буенча,  ярминкәдә эш бирүчеләр белән инвалидларны, шул исәптән хәрби операциядә  катнашучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Эшкә урнашырга теләүче кандидатлар эш бирүчеләргә үз сорауларын турыдан-туры бирә алды. Цифрлы сервислар зонасында онлайн режимда катнашучылар актуаль вакансияләр белән танышып,  шәхси кабинетта резюме төзү һәм аны «Работа в России» порталында урнаштыру мөмкинлеге дә бар иде. Моннан тыш, эш бирүчеләргә яңартылган кадрлар үзәге буйлап экскурсия уздырдылар. 

Ярминкәгә шәһәрнең 29 кешесе килде.  Алар белән индивидуаль консультацияләр уздырдылар. Кандидатларның бишесенә эшкә урнашырга юллама бирелде. Мондый ярминкәләрне уздыру мөмкинлекләре чикләнгән затларны, шул исәптән хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру программаларын гамәлгә ашыруда мөһим адым булып тора.

 

фотолар: Мәшгульлек үзәгеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев