Лениногорскида промышленность, уку йортлары, мәктәпләр, авыл җирлекләре, күпкатлы йорт ишегаллары арасында яңа ел бизәкләре бәйгесе игълан иткәннәр иде. Бәйгегә нәтиҗә ясалды.
"Промышленность предприятиесе бинасы фасадының иң яхшы бизәлеше» номинациясендә: беренче урын – “Лениногорскнефть”, икенче урын – ЛТС, 3нче урында - СП «Татнефть ЛУТР».
“Бина фасадының һәм учреждение тирәсендәге территориянең иң яхшы бизәлеше»: беренче урынны 12 нче лицейга бирделәр, икенче урында – Мәдәният сарае, Социаль фондның Клиент хезмәте, 2нче мәктәп. Өченче урында – “Бәкер” санаториесе, 8нче мәктәп, ЛПК.
Авыл җирлекләре арасында беренчелекне Шөгер авыл җирлеге алды, икенчедә – Яңа Чыршылы, өченчедә – Иске Шөгер һәм Урдалы авыл җирлекләре.
«Микрорайон, квартал ишегалдын иң яхшы бизәү» номинациясендә «Арго» җиңүче.
«Яңа ел бизәкләре» смотр-конкурсында актив катнашкан өчен Диплом белән бүләкләнделәр: Зеленая Роща авыл җирлеге, Керкәле, Түбән Чыршылы мәктәбе, Лениногорск балалар сәнгать мәктәбе.
фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru
Нет комментариев