Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Яңа ел бизәлеше буенча конкурс игълан иттеләр

Лениногорск Яңа ел бәйрәменә әзерләнә башлады.

Традиция буенча, Яңа  ел бәйрәме алдыннан предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, уку йортлары, сәүдә, җәмәгать туклануы, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү оешмалары, күпфатирлы һәм шәхси торак йортлар арасында  иң яхшы бәйрәм бизәлешенә смотр-конкурс игълан ителде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык номинацияләрдә дә I, II, III урыннарны алучылар билгеләнә.

Конкурста катнашуга гаризалар 25 ноябрьдән  6 декабрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр  кабул ителә: Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 1 йорт. 22 нче кабинет.

Белешмәләр өчен телефон: 885595 5-32-63.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев